ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов студентларга, адъюнтларга, аспирантларга һәм курсантларга махсус стипендияләр билгеләү турында указга кул куйды. Аспирантлар өчен стипендия күләме 33 мең сум тәшкил итә, хәрби училище курсантлары өчен - 27 мең сум һәм вуз студентлары өчен - 16 мең сум диелә ТР Рәисенең рәсми сайтында бастырылган документта.
Гомумән алганда, түләүләрне КФУ, Казан дәүләт медицина университеты, Казан миллитикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - Казан авиация институты, Казан танк училищесы һәм башка уку йортларында укучы 90 кеше алачак.