Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды

2023 елның 17 феврале, җомга

2023 елның 14 - 17 февралендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада  узды.

Әлеге чара РФ субъектларының  мәгариф идарә итү органнары белән төзелгән  хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен күтәрү, татар һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 28 субъектыннан  килгән, 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары , татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты.

16 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданың ябылу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International