Россия чит ил студентлары саны буенча лидер илләр бишлегенә керде, киләсе елда квота 30 меңгә кадәр артачак, дип белдерде Россотрудничество башлыгы Евгений Примаков.
"РФдә белемгә ихтыяҗ бар... Саннар үсә, хәзер ел саен 30 мең кеше булачак... Россия, кайбер экспертлар бәяләвенчә, квоталар арту белән бәйле рәвештә, чит ил кешеләре югары белем алу буенча, дөньяның 5 иленең топ исемлегенә керде", - диде ул Россия парламенты "Евразия диалогы" җитәкчеләре белән очрашу барышында .
Примаков аңлатканча, 2022-23 уку елында Россия чит ил студентлары өчен 23 мең бюджет урыны бүлеп бирде, алар арасында Белоруссия, Вьетнам, Кытай, Сирия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Монголия, Казахстан һәм Кыргызстан гражданнары бар.