Яр Чаллының Прибрежный паркында мәгариф хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышларга иң актив, спорт хезмәткәрләре җыелды. Ярышларны мәгариф идарәсе белән берлектә һөнәр берлекләренең территориаль оешмасы оештырды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин һәм профсоюз оешмасы рәисе Флорит Хәлиуллин чаңгы ярышында катнашучыларга уңышлар теләде
Ярышларда 700 ләп кеше катнашты. Хатын-кызлар 1 км, ирләр 2 км дистанциядә көч сынаштылар. Ветераннарның да традицион узышы үтте, анда 65 яшьтән өлкәнрәк педагоглар да чаңгыга басты.
Территориаль профсоюз оешмасы җиңүчеләрне грамоталар һәм кубоклар белән билгеләп үтте. Финишта барысын да өчпочмак белән кайнар чәй көтә иде.