Министрлык, гражданнарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елгы халык алдында төзелгән максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгать фикер алышуларында катнашырга чакыра. Ул 2023 елның 21 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (137 нче каб).
Эш нәтиҗәләре кушымта итеп бирелгән хисапта күрсәтелде. Иҗтимагый фикер алышуларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк
Әйтик, 2022 елгы өстенлекләр өчен тавыш бирүдә 10 886 кеше катнашты. Катнашучыларга 916 вариантта үзмаксат һәм бурычлар тәкъдим ителде һәм 900 коментарий калдырылды. Нәтиҗәләр буенча ел дәвамында министрлык тарафыннан башкарылган 7 максат һәм бурыч расланган.