РФнең барлык төбәкләре мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк

2023 елның 18 феврале, шимбә

Яңа уку елыннан тәрбия буенча киңәшчеләр Россиянең барлык төбәкләре мәктәпләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта җомга көнне мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Һәр төбәктә тәрбия буенча киңәшче вазифасы кертеләчәк , федераль өстәмә түләү белән, - дип ачыклык кертте министр.

Исегезгә төшерәбез, вазифа рәсми рәвештә "балалар иҗтимагый берләшмәләре белән  хезмәттәшлек һәм тәрбия  буенча директор киңәшчесе" дип атала. 2021 елның мартында аны илнең ун пилот төбәге мәктәпләрендә керттеләр. 2022 елның 1 сентябреннән инде 35 регион мәктәпләрендә 17,5 меңнән артык шундый киңәшче эшкә керешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International