Сергей Кравцов: «Без укытучыларның хокукларын яклауны дәвам итәбез»

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Педагогларга ярдәм итү, Россия Мәгариф министрлыгының төп бурычларының берсе. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 2022 елның 1 сентябреннән укытучыга тутырырга кирәк булган хисап документларының саны кимүен искә төшерде, законнардан "белем бирү хезмәте" төшенчәсе чыгарылды.

«Россия Президенты иң яхшы укытучыларга аларның педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр санын арттыру турында карар кабул итте. Аларның саны 1250 гә җитте, ә премия суммасы 200 мең сум тәшкил итә», - дип мәгълүмат бирде мәгариф министры.

Мәгариф министрлыгы һөнәри стандартлар формалаштыру өстендә эш алып бара. «Педагог-дефектолог», «Балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру җитәкчесе», «Тәрбия өлкәсендә белгеч» профстандартлары инде расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International