Чистай кадет мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Пузанкова Томск шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Россия беренчелегендә беренче урынны яулады. Тренерлары: Олег Свистунов һәм Альберт Гыйниатуллин.
Анастасия 53 кг авырлык категориясендә Россия рекордын куйды. Шулай ук ул 10 минутта 16 килограммлы ике гернеә 69 тапкыр күтәрде.
Шулай ук, ул 2022 елгы Россия укучыларының җәйге Спартакиадасы призеры һәм июльдә Бишкекта узган дөнья беренчелеге призеры. Ярышларда 8 илдән 200дән артык спортчы катнашты.