2019 елдан Россиядә 1600 балалар бакчасы төзелде

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау программасы, Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән үтәлә, -бу «Мәгариф» илкүлзм проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткән матбугат конференциясендә белдерде.  Ул 2019 елдан 2022 елга кадәр 851 мәктәп төзелүен хәбәр итте."Санкцияләргә карамастан, яңа мәктәпләр ачыла, төзелә. 2022 елда бездә 252 мәктәп ачылды, ә быел тагын 300 дән артык ачылачак ", - дип шәрехләде Сергей Кравцов.

Ул балалар бакчаларын масштаблы төзү алып барыла, дип ассызыклады. 2019 елдан 233 мең урынлык 1600 балалар бакчасы ачылды.

"Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы зур  темплар белән бара. Без бер ел эчендә капиталь ремонтка ихтыяҗны  100%  яптык - бу 1298 бина. Программа быел да дәвам итәчәк, - дип йомгаклады Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International