Путин студентларга адвокатларда, нотариусларда һәм шәхси эшмәкәрләрдә практика узарга рөхсәт итте

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин студентларга төрле эшчәнлек өлкәләрендә, шулай ук нотариуслар һәм адвокатлар практикасын үтәргә мөмкинлек бирәчәк законга кул куйды.

Моңа кадәр студентларны практик  әзерлек белән бары тик оешмалар (юридик затлар) гына шөгыльләнә алган.

Аңлатма язуы буенча, бу укучыларга мөстәкыйль мәшгульлек формалары таралган һәм үсеш алган күп тармакларда практика үтү өчен кыенлыклар тудырды.

 Монда адвокатура, нотариат кына түгел, мәсәлән, текстиль һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә тармагы да  күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International