Мәскәүдә "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "ТопБЛОГ" проектының өченче сезоны старт алды. Бу конкурс, анда башлап килүче һәм тәҗрибәле һәр автор социаль челтәрләр алып бару күнекмәләрен яхшырта алачак һәм экспертлар ярдәмендә шәхси проектлар булдыра алачак.
Катнашучылардан гаризалар кабул итү 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Яңа сезонда конкурсантлар өч категориянең берсендә теркәлә ала: «Новички», «Блогеры» һәм «ТопБЛОГЕРы».
Белем бирү модулен бөтен сезон дәвамында карап булачак: проектта катнашучылар онлайн-курслар карый, проект партнерлары биргән биремнәрне үти алачак.
Конкурста җиңгән 100дән артык катнашучы төп призлар алачак: реклама контрактлары, медиаярдәм, “Россия - мөмкинлекләр иле” платформасының амбассадорлары булачак.
Теркәлү: 2023 елның 20 апреленә кадәр.
Үткәрү форматы: онлайн.