Һәр бала талантлы һәм аның талантын үстерергә кирәк - моның өчен Россиядә төрле федераль программалар гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Министр хәбәр иткәнчә, 2022 елда «Сириус» үзәге белән берлектә балаларның сәләтләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча 17 региональ үзәк, 72 «IT-куб» үзәге оештырылды.
Профориентация чараларына зур игътибар бирелә. Әйтик, "Киләчәккә билет" кебек проекты кысаларында , 2022 елда укучылар, мондый программаларга актив йөргән, ә профориентациягә багышланган форум 2023 елның апрелендә Екатеринбургта үткәрү планлаштырыла.