"Орлята России" программасында катнашучылар саны 2022 ел ахырына 25 тапкырга артты

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Кече сыйныф укучылары өчен "Орлята России" программасы 2022 елның ахырына  кадәр 57 мең сыйныф-команданы керткән, проектка сорау  25 тапкыр арткан. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов ТАССтагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Сергей Кравцов искә төшергәнчә, бердәм тәрбия эше программасы, төп вакыйгалар календаре расланган. Барлык мәктәпләрдә дә бу елдан башлап «Мөһим  сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресләр циклы уза, Дәүләт флагын күтәрү һәм Дәүләт гимнын башкару тантаналары үткәрелә, алар Россиягә, аның бай тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт белән карауны формалаштыруга юнәлдерелгән. « Орлята России» - башлангыч сыйныфларда белем алучыларның социаль активлыгын үстерү программасы.

Моннан тыш, мәгариф министры киләсе уку елыннан Россиянең барлык төбәкләре мәктәпләрендә тәрбия буенча директор киңәшчесе вазифасы барлыкка киләчәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International