РФ Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясенә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре кабул ителүгә һәм Россия Федерациясе составында яңа субъектлар мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль законга кул куйды.
Әлеге закон үз көченә кергәннән соң, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә урнашкан барлык мәгариф оешмаларына белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга вакытлыча лицензия алырга кирәк булачак, ә урта һөнәри һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәктәпләргә һәм оешмаларга дәүләт аккредитациясе турында вакытлыча таныклык биреләчәк.
Әлеге документлар Рособрнадзор тарафыннан гариза бирүченең лицензион таләпләргә һәм аккредитация экспертизасына туры килүен документар бәяләүне үткәрмичә биреләчәк. Бу документлар 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте формалашкан органнары тиешле территорияләрдә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга сроксыз лицензияләр һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе турында таныклык бирә алачак.