Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2026 елга кадәр Россиянең яңа төбәкләре чыгарылыш укучылары өчен ГИА уздыру үзенчәлекләрен әзерләде

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

РФ президенты Владимир Путин Россия Федерациясе составына яңа регионнар кабул ителүгә бәйле рәвештә мәгариф һәм фән өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләрен билгели торган федераль законга кул куйды.

Әлеге  закон нигезендә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрү үзенчәлекләре, дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру рәвешләре һәм аңа кертү шартлары турында 2025/26 уку елына кадәр уртак боерык проектын әзерләделәр. ГИА уздыруның әлеге үзенчәлекләре Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләре территорияләре мәктәпләрендә белем алучылар, шулай ук Россиянең башка төбәкләре мәктәпләрендә,  2021/22 уку елыннан башлап кабул ителгән регионнар территорияләрендә белем алучылар өчен күчеш чорына билгеләнә.

2023- 26 уку елларында яңа төбәкләрдән чыгарылыш сыйныф укучылары  ГИА -11не ике мәҗбүри предмет буенча  үзләре сайлап , БДИ яки ГВЭ формасында узачак. ОВЗ, инвалид балалар һәм инвалидлар  өчен 2023/2024 уку елында ГИА-11 арадаш аттестация формасында узачак, 2024/25 һәм 2025/26 уку елларында алар рус теле буенча БДИ яки ГВЭ формасында ГИА-11 үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International