Казан энергоуниверситетының «Тесла» студентлар отрядлары штабы Россиядә иң яхшысы

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстанның 60 еллыгын бәйрәм итә торган студент хезмәт отрядларының данлы традицияләрен дәвам итеп, Казан дәүләт энергетика университетының «Тесла» студентлар отрядлары штабы Россиядә иң яхшысы дип табылды. Бүләкләү тантанасы,  17 февральдә билгеләп үтелә торган Россия студентлар отрядлары көне алдыннан,  Мәскәүдә Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгында узды. 2022 елда конкуренция бик югары иде: конкурска Россия югары уку йортларыннан 103 гариза бирелгән . Казан дәүләт энергетика университеты һәм “Тесла” КДЭУның студентлар отрядлары штабы безнең республиканы тәкъдим итте һәм Россия югары уку йортларының гомуми рейтингында беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International