Илсур Һадиуллин ВКС режимында мәгариф идарәсе җитәкчеләренең киңәшмәсен үткәрде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмә барышында мәгариф системасының аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин үз чыгышында Татарстанда һөнәри осталык Бөтенроссия чемпионатының юниорлар юнәлешен үстерү мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Агымдагы циклда юниорлар юнәлешендә 14 яңа компетенция кертү планлаштырыла. Бигрәк тә идарә һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләреннән төбәк чемпионатында катнашу өчен мәктәпләр җәлеп итүгә игътибар итүләрен сорыйбыз. Мәсәлән, Кукмара районында 2 яңа компетенция - «Агрономия» һәм «Сити-фермерлык Юниорлар» гамәлгә кертелә. Шулай ук яңа компетенцияләр Арча, Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама, Лениногорск һәм Яр Чаллы мәгариф оешмалары базасында да кертелә.

Мондый партнерлыкның ачык мисалы - Казанның Совет районы инженерлык үзәге, Казанның Идел буе районы 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Казанның Идел буе районы "Галактика" белем бирү үзәге, КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернаты, КФУның IT-лицее һәм башкалар. "Хәзер бу учреждениеләр Россиянең юниорлар юнәлеше буенча иң яхшы учреждениеләре топына керә", - дип нәтиҗә ясады ул.

Киңәшмә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия хәрәкәтенең яңа чемпионат циклында юниорлар юнәлеше мәсьәләләре буенча узды.

Юниорлар хәрәкәтенең төп миссиясе - укучыларга һөнәрне  аңлы рәвештә сайларга, белем бирү траекториясен билгеләргә һәм киләчәктә хезмәт базарында үз урынын уңышлы табарга мөмкинлек бирү.2023 елда РФ Мәгариф министрлыгы Ворлдскиллска әгъзалык вакытында тупланган уңай тәҗрибәне исәпкә алып, һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия хәрәкәтен эшләтеп җибәрде. Агымдагы елда төп чаралар булып 2 милли беренчелек торачак - бу ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак  «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионаты һәм сентябрьдә Бөек Новгородта  узачак югары технологияләр чемпионаты.

Төбәк чемпионатлары бөтен Россия буйлап марттан алып апрельгә кадәр узачак.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, юниорлар юнәлешендә безнең мәктәпләрдә зур ресурс һәм потенциал бар, бүген ул җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәгән.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова киңәшмәдә катнашучыларга белем бирү оешмаларын дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү тәртибе яңадан каралуы турында белдерде.

"Тулырак мәгълүматны без дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр белән инструктив-методик киңәшмәләр кысаларында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез", - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International