Хөрмәтле дуслар!
Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм!
Безнең зур күпмилләтле илебез халкы йөзләрчә тел һәм диалектларда сөйләшә. Тел, фольклор, әдәби мирас - һәр халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше ул. Туган тел милли тиңдәшлекнең иң мөһим өлеше , гомуми тарих һәм гомуми максатлар тирәсендә кешеләрне берләштерә.
Бу көнне илебезнең байлыгын, тел күптөрлелеген саклау белән бәйле барлык кешеләрне, шул исәптән укытучыларны, филологларны, лингвистларны котларга теләр идем. Сезнең хезмәтегез чын күңелдән танылуга һәм хөрмәткә лаек.
Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм иң яхшы теләкләр телим.
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов