Рособрнадзор җитәкчесе 2023 елда БДИ оештыру турында сөйләде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

2023 елда БДИда катнашуга 700 меңнән артык кеше гариза биргән, шуларның 620 меңнән артыгы - агымдагы елны тәмамлаучылар, дип сөйләде матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

2023 елда Россиядә имтиханнар үткәрү өчен 5,5 меңнән артык һәм  чит илләрдә  54 пункт ачу планлаштырыла. Агымдагы елда БДИ уздыруның яңа технологияләрен планлы кертү буенча эш дәвам итәчәк. Барлык төбәкләргә дә имтихан материаллары интернеттан ППИга тапшырылачак. 2022 елда мондый төбәкләр 50 иде. Шулай ук имтихан материалларын имтихан тапшыру тәмамланганнан соң ук аудиторияләрдә турыдан-туры сканерга төшереләчәк. Анзор Музаев буел БДИ катнашучыларның кайсы предметларны  сайлаулары  турында сөйләде. Сайлап алу буенча иң популяр булып җәмгыять белеме кала, аны катнашучыларның 46% ы сайлаган. Популярлык буенча икенче урынга  информатика чыккан -20% . "Яшьләрнең бу предметка зур кызыксынуы - бу соңгы еллар тренды. Быел ул  3% ка арткан ", - дип сөйләде Анзор Музаев.

 БДИ-2023 катнашучыларының  19% ы биологияне, тарих һәм физиканы - 16%, инглиз телен - 15%, химияне - 13%, әдәбиятны - 9%, географияне - 3% сайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International