Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов гомумбелем бирү оешмалары җитәкчеләре белән Бөтенроссия киңәшмәсендә чыгыш ясады, анда бердәм белем бирү программалары кертү, тәрбия эше һәм педагог һәм остаз елын үткәрү турында сөйләде. Бу эш юнәлешләре бердәм белем бирү киңлеген ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Сергей Кравцов аңлатканча, бу стандартлар укытучыларга үз программаларын булдырмаска, ә инде әзер булганы белән эшләргә мөмкинлек бирә. Башка фәннәр буенча программалар уку елы ахырына кадәр эшләнәчәк.
Мәгариф министры искә төшергәнчә, педагогик белем бир үзәге бар, аның ярдәмендә студентлар киләчәктә мәктәпләрдә эшләргә кирәк булачак белем һәм күнекмәләр ала. Белем бирүнең суверен системасын төзү кысаларында икенче юнәлеш - уку йортлары инфраструктурасын үстерү. Шул максаттан мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль программалар гамәлгә ашырыла.
“Белем” Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль киңәшмәдә катнашучыларга “Белем” җәмгыяте мәгариф оешмалары өчен оештыра торган проектларны тәкъдим итте. Педагог һәм остаз елында укытучылар һәм педвуз студентлары өчен форумнар, остазлык фестивале узачак, остазлар турында фильмнар циклы төшереләчәк. Быел ике тапкыр «Белем» Федераль белем марафоны узачак.
Киңәшмә кысаларында шулай ук төбәкләрдә педагог һәм остаз елын уздыруда катнашу, «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын алга таба гамәлгә кертү, мәктәпләрдә тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.