Яшел Үзән районы территориясендә балалар-яшүсмерләр белем лагере төзергә тәкъдим иттеләр. Аны Кече Шырдан авылына кергән төштәге матур аланда урнаштырырга мөмкин. Шундый инициатива белән районның хисап сессиясендә эшкуар һәм Каюм Насыйриның ватанын торгызу фондына нигез салучы Асия Гобәйдуллина чыгыш ясады.
Кече Шырдан авылның 800 елдан артык тарихы бар, бүген биредә 70тән артык кеше яши. Бу авылны, Каюм Насыйриның тасвирламасы буенча, Идел Болгарыннан күчеп килүчеләр нигезләгән. Ул күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты . XX гасыр уртасында биредә 259 хуҗалык исәпләнгән, мәктәп, китапханә, медпункт, кибет, клуб, янгын часте булган.