Мәгариф министры «Классик сүзе» проектында катнашты

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Мәдәният министрлыгы һәм Беренче каналның  "Классик сүзе" проекты кысаларында күренекле педагог Константин Дмитриевич Ушинскийның "Безнең Ватан" хикәясен укыды.

Әсәрне сайлау 2023 елда Педагог һәм остаз елының үткәрелүе , шулай ук Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы  К.Д Ушинскийның 200 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле.

"Классик сүзе" проекты кысаларында сәясәт һәм мәдәният эшлеклеләре рус әдәбияты классикларының Россия һәм рус халкы рухы турында шигырьләрен һәм проза әсәрләрен укыйлар. Тамашачылар узган чор вакыйгаларының тарихын һәм вакытның аваздаш рухын чагылдырган әсәрләреннән цитаталар ишетә алачак.

Проектта Россия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой, шулай ук төбәк башлыклары, танылган артистлар һәм режиссерлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International