с. Гадәт буенча 17 февральдә Минзәлә шәһәренең Ленин паркы территориясендә ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышы буенча XI республика беренчелеге узды. Чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Сәламләү сүзләре белән Минзәлә районы аппараты җитәкчесе Биктимерова А.З. чыкты.
Интернат-мәктәптә бер генә чара да социаль партнерлардан башка узмый, алар чираттагы тапкыр ярышларны оештыручыларга ярдәм итте. «Татэнерго» АҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары И.А. Шиһапов барлык балаларны искиткеч спорт бәйрәме белән котлады һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырды. «Челтәр компаниясе» ААҖ исеменнән «Түбән Кама электр челтәрләре» гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Әхмәдиев Р.А. чыгыш ясады һәм шулай ук спортчыларга бүләкләр тапшырды.
Җиңүчеләргә медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр - телевизорлар тапшырылды. Ьанатарлар да игътибарсыз калмады. Парк территориясендә кайнар чәй һәм коймак һәм башка ашамлыклар белән палаткалар оештырылды.