Бөгелмәдә спорт-патриотик квест-уен узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

18 февральдә Бөгелмә шәһәренең Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Җиңүгә юл!” спорт-патриотик квест-программасы үткәрделәр. Чараның максаты - үсеп килүче буында патриотлык хисләре тәрбияләү һәм гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.  Ярышка Бөгелмә һәм Лениногорск районнарыннан 6 гаилә килгән.

Намуслы көрәштә 30 бала һәм 11 өлкән кеше  строевой әзерлек күнекмәләре күрсәттеләр, "Балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясе"ннән спорт ориентлашу сукмагы уздылар. Турист палаткасын вакытка  җыйдылар һәм сүттеләр, беренче медицина ярдәмен күрсәттеләр. Интеллектуаль конкурста к безнең дәүләт һәм край тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Очрашу уңай эмоцияләргә бай булды. Балалар һәм өлкәннәр уңай энергия алдылар һәм киләчәктә дә очрашу теләген белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International