ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара туган тел көне белән котлавы

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Һәр халыкның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, һәм әлбәттә, теле – бөтен кешелек өчен бәһасез мирас. Туган телдә сөйләшү мөмкинлеге — кешенең яшәү һәм сулау кебек үк табигый хокукы. Һәр кеше шәхесе өчен туган тел зур эмоциональ уңай кичерешләр белән бәйле, ул – балачак истәлеге, әти-әни хәтирәсе, гаилә-туганлык мохите.

Татарстан Республикасы кебек күпмилләтле төбәкнең мәгариф системасы эшчәнлеге аның халкының күпмилләтле составын исәпкә алып барылырга тиеш. Бүгенге көндә республикабызның барлык белем бирү оешмаларында һәркем өчен туган телдә белем алу, ана телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Заман таләпләрен исәпкә алып, туган телдән федераль эш программалары, укыту-методик комплектлар, цифрлы ресурслар эшләнә, полилингваль мәктәпләр ачыла, туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү чаралары үткәрелә.

Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, күп телләр гармониясенә ирешү – республикабызның гражданлык тынычлыгы һәм иҗтимагый татулыгы нигезе.

Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итүе безнең бәяләп бетергесез байлыгыбыз - туган телебез, әдәбиятыбыз, гасырлардан килгән гореф-гадәтләребез, рухи кыйммәтләребезгә игътибарны юнәлтә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһим булуын тагын бер кат раслый.

Бүгенге бәйрәм көнендә туган телләрнең һәрчак алгарыш, бердәмлек, үзара аңлашу, милләтара дуслык нигезе булуын телим. Ныклы гаилә тамырлары кебек, ана теле һәркемгә алга барырга, яңа үрләр яуларга ярдәм итсен, изге гамәлләргә рухландырсын, көндәлек тормышта һәрдаим көч һәм илһам бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International