Татарстанда 2022/2023 уку елы сезонында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк финалы тәмамланды. Спортчыларны 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе кунакчыл каршы алды. Чемпионат гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында үткәрелде.
Быел финалда Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе кызлары, Зәй шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе һәм Яр Чаллы шәһәренең 32 нче урта мәктәбе малайлары, Казан шәһәренең 139 нчы гимназиясе командалары катнашты.
Ярышларда катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы регионнары белән эшләү менеджеры Юлия Широкова котладылар һәм бүләкләделәр.