Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык хакатон җиңүчеләренең исемнәре аталган: Татарстаннан катнашучылар җиңүче командалар составында

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Мәскәүдә «Молодежный бит» Бөтенроссия хакатонының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Проектларны яклау стартында 136 командадан 101 команда катнашты. 48 сәгать эчендә катнашучылар персоналны Росмолодёжи экосистемасына интеграцияләүнең яңа ысулларын, кулланучылар өчен ил субъектларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен уңайлы җайлаштыруны, шулай ук грант заявкаларын тутыру өчен аудиовизуаль ассистент прототибы һәм яшьләр туризмы буенча мобиль кушымта эшләделәр.

Җиңүчеләр 1 млн. сум күләмендә приз фондын бүлештеләр, ул хакатонның генераль партнёрлары - «Ростелеком» ГАҖ һәм «Синергия» университеты тарафыннан формалаштырылды. Проект призерлары « Больше, чем путешествие » проекты кысаларында туристлык сәфәренә бару мөмкинлеге алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хакатонда катнашу өчен  бөтен илдән ике мең кеше гариза биргән, бу яшьләрнең ИТ-чишелешләрне эшләүдә кызыксынуын күрсәтә. Квалификацияле яшь ИТ-белгечләр - Россиянең технологик суверенитетын формалаштыра торган җәмгыятьнең бер өлеше булып тора. «Молодежный  бит» хакатоны шулай ук потенциаль эш бирүчеләрне , проект партнерларын ачыклау мәйданчыгы да булды.

Хакатонны оештыручы лар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), стратегик партнёрлар - Rambler&Co һәм VK, мәгълүмати мипартнёрлар - «Лента.ру» һәм «Газета.Ru» .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International