2023 елны Россия Президенты Владимир Путин Педагог һәм остаз елы дип игълан итте, шуңа күрә быел педагогик стажы зур булган югары квалификацияле белгечләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирү мөһим, дип саный сәяси фәннәр кандидаты, Россия сәяси фәннәр ассоциациясе әгъзасы, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр институтының дин кафедрасы доценты Зоя Силаева. Ул ассызыклаганча, мондый ярдәм грантларга кайтып калырга тиеш түгел.
"Нәкъ менә шушы кешеләр яшь буынны тәрбияли, шуның белән бөтен ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бары тик хөрмәт күрсәтү һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү аша гына без әйләнә-тирә дөньяны яхшы якка үзгәртәчәк югары әхлаклы яшьләрне тәрбияли алачакбыз», - дип билгеләп үтте ул, Татарстанда бу юнәлештә системалы эш алып барыла, дип өстәде. Искәртеп узабыз, 14 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында республикада педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов катнашты. Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, һөнәри педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.