Владимир Путин югары белемле белгечләр әзерләүнең традицион системасына кайтырга тәкъдим итте. Аларның укыту срогы дүрт елдан алып алты елга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта ул Федераль Җыенга юллама барышында белдерде.
Президент билгеләгәнчә, әгәр һөнәр тар белгечлек булып, өстәмә әзерлек таләп итсә, студентның белемен магистратурада яки ординатурада дәвам итү мөмкинлеге булырга тиеш. Шулай ук, ул аспирантураны аерым һөнәри белем дәрәҗәсенә чыгарырга тәкъдим итте, ул укытучылар һәм фәнни эшчәнлек өчен кадрлар әзерли, дип өстәде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, югары уку йортларын тәмамлаучылар бакалавриат һәм магистратура программалары буенча алган дипломнар яңадан каралмый, ә хәзер укучы студентлар гамәлдәге программалар буенча укуларын дәвам итә алачак.