Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре орфографиядә бәхәсле очраклар булганда нинди сүзлекләрдән файдаланырга икәнлеген аңлаттылар

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә, әгәр берәр сүз язуда сораулар туса,  нинди сүзлекләрдән файдаланырга кирәклеген аңлатты.

"Әгәр теге яки бу сүзнең ничек язылуына шик бар икән, яңа сүзлекләрдән карарга кирәк. Татар теленең  2017 елгы орфографик сүзлеген (ИЯЛИ төзегән алты томлык сүзлек - иск. Т-и)  иң яңа дип саныйбыз. Әгәр ике сүзлек бер-берсенә каршы килсә, өстенлек чыганакка басманың иң соңгы датасы белән бирелә ", - диде белгеч, сүзлекләрнең аерым вакыт чорын чагылдыруын искә төшереп.

Ул шулай ук сүзлекләр гел яңартыла торган Әзәрбәйҗан тәҗрибәсен мисал итеп китерде.

ИЯЛИ сайтында сүзләрнең электрон фондын табарга була, моның өчен «TATZET»билгесенә басарга һәм «Сүзләрнең электрон фонды»на күчәргә кирәк.

Ринат Сәфәров сүзләренә караганда, «TATZET» - сүзлекләрнең зур электрон базасы, анда 50 дән артык чыганак җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International