Мәскәү мәктәпләрендә һөнәри белем бирүнең яңа стандарты кертеләчәк. Ул мәктәптә укуны, көллиятләрдә һөнәри әзерлекне, вуз-партнерларда проект-тикшеренү эшен, булачак эш бирүчеләр һәм тармак белгечләре белән танышуны бәйли.
Мәскәүнең профсыйныфларында бердәм стандарт буенча укыту 2023 елның 1 сентябреннән башланачак. Шул ук вакытта сайлап алынган юнәлешнең үзенчәлеге профильле предметларда гына түгел, гомуми белем бирү предметларында да чагылыш табачак: әдәбиятта, чит телләрдә, тарихта һәм башка фәннәрдә төрле һөнәрләр белән бәйле элементлар барлыкка киләчәк. Медицина сыйныфларында әдәбият дәресләре табибларның әсәрләре белән тулыландырылачак, инженерлык сыйныфларында техник инглиз телен өйрәнү өстәләчәк.
Уку программаларының ничек үзгәртеләчәге, көллиятләр, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек оештырылуы, нинди өстәмә кертемнәр кирәк булачагы һәм иң мөһиме, башкала тәҗрибәсен башка төбәкләрдәге мәктәпләрне ничек кулланырга мөмкинлеге турында, эфирга 22 февральдә 15:00 сәгатьтә чыгачак "Белем бирү мохите" онлайн-программасында сөйләшү барачак.
Программада катнашучылар:Наталия Киселева, Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе урынбасары, Наталья Зуева, “Соколиная гора” 429 нчы Мәскәү мәктәбе директоры, Гүзәл Шәрипҗанова, техник фәннәр кандидаты, Мәскәү политехника университетының укыту эше буенча проректоры, Казан шәһәренең “Лицей - инженерлык үзәге” директоры Венера Хәйретдинова, Программаны "Югары икътисад мәктәбе" фәнни-тикшеренү институты мәгариф өлкәсендә медиакоммуникацияләр лабораториясе мөдире Александр Милкус алып бара.
Онлайн-программаны трансляцияләү Россия Мәгариф министрлыгының рәсми төркемендә, "ВКонтакте" социаль челтәрендә һәм "Россия мәгарифе" федераль порталы мәйданчыгында мөмкин булачак. «Белем бирү мохите» - Россия мәгарифен үстерү турында атналык дискуссия онлайн-программа. Ул эфирга һәр чәршәмбе чыга. Бу мәгариф, тәрбия һәм фән өлкәсендәге аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен онлайн-мәйданчык, ул экспертларның киң даирәсен: мәктәп һәм педагоглар, педвузлар, көллиятләр һәм техникумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары һәм укытучыларын, мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләрен берләштерә.