Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергәнчә, РФдә аспирантураны саклыйлар һәм аны тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм университетлар өчен кадрлар әзерләүнең аерым төренә бүләчәкләр.
Фальков билгеләп үткәнчә, РФ Болонский системасына кермәгән, шуңа күрә аннан чыга да алмый. Хәзер сүз югары белем бирү системасын үстерүнең яңа этабы турында бара, ул үткәнгә кире кайту түгел, дип ассызыклады министр.
Узган елның маенда Валерий Фальков Россия, үзенең уникаль системасын булдырып, Болонский системасыннан баш тартачак, дип белдерде.