Казанда шәкертләр арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча олимпиада узачак

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Көндезге формада укучы Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Заявка кампаниясе 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Татар теле буенча олимпиадада катнашучылар биремнәрне язма рәвештә башкарачак. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация буенча сорауларны үз эченә ала.

Олимпиадада катнашу өчен, ФИО, контакт өчен  телефон номеры , электрон адрес, уку йорты, олимпиада юнәлешләре, фәнни-тикшеренү эшләре (татар әдәбияты һәм дине буенча) темалары һәм riitatkafedra@mail.ru почтасына укытучыны күрсәтеп, гариза җибәрергә кирәк. Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар 3 юнәлеш буенча билгеләнәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Олимпиада Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Россия ислам институты тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International