Аттестация кампаниясе башланырга өч айдан аз гына артык вакыт калды, 11 нче сыйныфлар программасының төп өлеше инде үтелде, укучылар үтелгәнне кабатларга керештеләр һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова искәрткәнчә, бу вакытны мәктәпләрдә системалы һәм файдалы әзерлекне тәэмин итү өчен оештырырга кирәк.
Һәр предмет буенча төп төшенчәләр бирелгән, имтиханга нәрсә белергә кирәклеге турында мәгълүмат, шулай ук теге яки бу темага караган дәреслекләр параграфларына, видеодәрестә һәм биремнәрнең ачык банкына сылтамалар бастырылды. Шунда ук мөстәкыйль әзерлек буенча методик тәкъдимнәр дә бар.
"Ышанычлы мәгълүмати ресурслар кулланыгыз, укытучылар белән киңәшегез, бу вакытны үзегез өчен файдалы үткәрегез", - дип киңәш итте укучыларга ФИПИ директоры.
БДИның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак:
26 майда - география, әдәбият, химия;
29 май - рус теле;
1 июнь - математика (база һәм профиль);
5 июньдә - тарих, физика;
8 июнь - җәмгыять белеме;
13 июньдә - чит телләр, биология;
16, 17 июнь - чит телләр
19, 20 июнь - информатика.
Узган елгы чыгарылыш укучылары өчен вакытыннан алда бирү чоры 20 мартта башлана һәм 1 июльдә тәмамланачак.
Резерв көннәре 12 апрельдән 19 сентябрьгә кадәр.
Көллият укучылары һәм чит илдә белем алучылар өчен имтиханнар вакытыннан алда, 20 марттан 10 апрельгә кадәр үткәрелергә мөмкин.
Барлык имтиханнар да җирле вакыт белән иртәнге сәг.10да башлана.