Түләүсез магистратура, тарихка акцент һәм миллион эшче кадрлар: белем бирүдә нәрсә һәм ничек үзгәрәчәк

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Президент белдергәнчә, ил өчен традицион булган югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләүгә кире кайтырга кирәк. Уку вакыты - 4 елдан  6 елга кадәр. Әгәр һөнәр өстәмә әзерлек таләп итсә, белемне  магистратурада яки ординатурада дәвам итү мөмкинлеге булырга тиеш. Өстәвенә, магистратурага теләсә кайсы база  белеменнән  соң укырга керергә мөмкин булачак, уку срогына бәйсез рәвештә. Хәзер магистатурага 4 ел бакалавриаттан соң гына керергә мөмкин.

Президент чыгышыннан соң ук фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ассызыклаганча, магистратурага бюджетка керергә мөмкин булачак. Хәзер дә мондый мөмкинлек шулай ук бар, әмма урыннар бик аз.

Бүгенге  студентлар хәзерге программалар буенча белем бирүне дәвам итә һәм тәмамлый алачак. Ягъни яңа системага күчү салмак булырга тиеш - бу хакта президент аерым билгеләп үтте. Ә Валерий Фальков инде алынган дипломнарны яңадан карарга һәм яңа система буенча килештерергә туры килмәячәген ышандырды. Алар Россиядә дә, чит илләрдә дә кулланылачак.

Фальков билгеләп үткәнчә, бу галимнәргә дә кагыла. Тулаем алганда, мәгариф министры сүзләренчә, Россиядә яңа югары белем бирү системасы кабул ителү белән бәйле рәвештә укытучылар һәм студентлар эшендәге үзгәрешләр минималь булачак.

Президент белдергәнчә, гуманитар белгечлекләр буенча гомуми һәм югары белем бирү программаларының сыйфатын яшьләр үз ватаннары, аның мәдәнияте һәм традицияләре турында яхшырак белә алсын өчен арттырырга кирәк.

Шулай ук Владимир Путин укытучы хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү мөһим булуы турында сөйләде һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте.

Владимир Путин биш ел дәвамында миллионга якын эшче кадрлар әзерләргә һәм илнең суверенитетын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү өчен "Профессионалитет" федераль проектын киңәйтергә йөкләде, дип белдерде .

Кадрлар электрон сәнәгать, робот техникасы, машина төзелеше, металлургия, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм оборона-сәнәгать комплексы, төзелеш, транспорт, атом техникасы һәм башка төп тармаклар өчен бик кирәк.

"Профессионалитет" федераль проекты 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисадый үсешенең стратегик инициативалары исемлегенә кертелгән. Аның максаты - икътисадның реаль секторының актуаль ихтыяҗларына туры китереп, квалификацияле кадрлар әзерләүнең яңа моделен булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International