Бүген Мәскәүдә "Мәгарифнең нәтиҗәле госпабликы" экспертлар советы узды. Анда Татарстанның педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре: Казанның 51 нче мәктәбе директоры Рөстәм Хаҗиев, педагог-психолог Олеся Шагиева һәм өлкән тәрбияче Гөлсөяр Әмирова (икесе дә Яр Чаллы шәһәренең “Балкыш” балалар бакчасында эшлиләр) катнашты.
Советта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, VK стратегик проектлары турында вице-президент Рөстәм Хәйбуллов, «Диалог Регионы» АНО генераль директоры урынбасары Андрей Цепелев чыгыш ясады.
Трансляция язмасын https://vk.com/gospubest?w=wall-216307558_602 сылтамасы буенча карарга мөмкин.