КДЭУда ачык ишекләр көне уза

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты чыгарылыш укучыларын, урта һөнәри уку йортларын, аларның ата-аналарын һәм барлык теләүчеләрне 28 февральдән 2 мартка кадәр узачак ONLINE Ачык ишекләр көненә чакыра.

Ачык  ишекләр көнендә катнашучылар, өйдән чыкмыйча гына, университетның югары технологияле уку һәм фәнни лабораторияләрендә була, тулай торак тәрәзәсеннән күренеп торган Казан Кремленә карап, кампус территориясе буйлап уза, студентлар белән очраша һәм аларга сораулар бирә алачак.

Абитуриентлар, ата-аналар һәм мәктәп укытучылары сорауларына шулай ук институтларның кабул итү комиссиясе вәкилләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, КДЭУның  Ачык ишекләр көнендә катнашачак кешеләрнең барысы да җиңү мөмкинлегенә ия. Бүләкләрне уйнату ысуллары турында тулырак мәгълүмат иң якын арада КГЭУның рәсми сайтында һәм кабул итү  комиссиясенең рәсми төркемендә telegram да (https://t.me/kgeu_postu) барлыкка киләчәк.

Игътибар! КДЭУга үзләре  килергә теләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне 2023 елның 15 апрелендә узачак. Катнашучылар өчен университет буенча экскурсияләр, кафедра һәм институтлар вәкилләре белән очрашулар, шулай ук концерт программасы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International