2023 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә «Мәктәпләр эше системасында табигый-фәнни белем яңарту республика семинарын Бөгелмәнең 2 нче лицей базасындагы «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге һәм Бөгелмә шәһәренең «Кванториум» мәктәп технопаркы базасында үткәргән.
Семинарда хәзерге заман да белем бирүнең мөһим мәсьәләләренең берсе каралды: «Үсеш ноктасы» үзәкләре, «Кванториум» мәктәп технопаркы, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм югары белем бирү учреждениеләрендә табигый-фәнни юнәлештәге программаларны кулланып гамәлгә ашыру. Лицей педагоглары химия, физика, биология, технология, информатиканың иң яхшы дәрес фрагментларын күрсәттеләр. Әлеге юнәлештәге дәрестән тыш чаралар күрсәтелде.
Семинарда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары , мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда катнашты.
Белем бирүнең актуаль мәсьәләләре турында, гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Лустина Татьяна сөйләде. «Үсеш ноктасы» үзәге: ресурслар һәм казанышлар» мәгариф экспозициясе, шулай ук билгеләнгән трек буенча дистанцион рәвештә идарә ителә торган квадрокоптерлар ярышлары зур кызыксыну уятты.