22 февральдә Мәскәүдә “Россия - минем тарих” паркы мәйданчыгында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Знание” Россия җәмгыятенең “Каһарманнар турында белем” Бөтенроссия марафоны узды. Башкаладан тыш, аңа тагын тугыз регион кушылды, шул исәптән Татарстан Республикасы.
Мәскәү марафонындатурыдан- туры эфирда тантаналы рәвештә "Украина. Чор борылышында" һәм "Махсус операция геройлары"дигән мультимедияле күргәзмә ачылды.
Марафон программасында төбәкләрдә спикерлар, хәрби, иҗтимагый активистлар, фән, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре чыгышлары каралган. Александр һәм Эренцен, Росгвардия офицерлары,турыдан- туры эфирда Бөтенроссия марафонын алып баручының сорауларына җавап бирделәр, үзләренең көндәлек хезмәтләре һәм сугышчан эшләре турында сөйләделәр.