Яшел Үзән районының Нурлат авылында Илнар Шәфигуллин хөрмәтенә мемориаль такта куелды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

22 нче февральдә Яшел Үзән районында Украинада хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Нурлат балалар йортын тәрбияләнгән ,  Батырлык ордены (үлгәннән соң) белән бүләкләнгән, Шәфигуллин Илнар Дамир улына (19.05.1999-26.06.2022)  истәлек тактасын ачу тантанасы булды.

Мемориаль такта урнаштыру РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ярдәме һәм  Яшел Үзән районы башкарма комитеты ярдәме белән башкарылды. Ачылыш тантанасына Апас районы хакимияте вәкилләре, язучы Йолдыз Шәрәпова, геройның туганнары - сеңлесе Гүзәл, энесе Айдар, төркемдәшләре килде.   Ул Апас районының әбисе һәм бабасы яшәгән Олы Бакырчы авылында җирләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International