Казанның гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәгендә балаларны рәхимсез мөнәсәбәт, кыерсытулар белән кабул иткән гаиләләрне (физик, сексуаль көчләү, мохтаҗларны санга сукмау) алмаштыручы гаиләләргә ядәм и максатыннан семинар узды. Семинарда шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә практик ярдәм итү техникасы бирелде.
Семинар аналар, опекуннар һәм попечительләр берлеге Президент грантлары фондыннан алган грант буенча гамәлгә ашырыла. Семинарда алган белемнәр белгечләргә алмаштыручы ата-аналарны әзерләү эшендә, рәхимсез мөгамәлә тәҗрибәсе булган бала белән реабилитация эшен алып баруда һәм шундый баланы кабул иткән гаиләне белән эшләүдә ярдәм итәчәк.