Россия хөкүмәте мәгариф кластерларына ярдәм итү программасын киңәйтте

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте көллиятләр һәм техникумнарның профиль предприятиеләре белән партнерлыгы нигезендә төзелә торган белем бирү кластерларына өстәмә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Субсидияләр алучыларны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгели.Грантлар үз эчтүбәндәге өлкәләрдә белгечләр әзерли торган белем бирү кластерларын ала: мәгариф, ММЧ, креатив индустрия, хезмәт күрсәтү өлкәсе, медицина, идарә һәм туризм. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 15 нче февралендәге 219 номерлы карары белән Хөкүмәтнең 2022 елның 14 нче гыйнварындагы 4 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Гаризаларны төбәкләр, шулай ук башкарма хакимиятнең урта һөнәри белем бирү оешмалары карамагында булган федераль органнары җибәрә ала.

Белем бирү кластерларын Россиядә 2022 елда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында төзи башладылар. Элегрәк дәүләт ярдәме бары тик сәнәгать өлкәсе өчен белгечләр әзерли торган мәгариф-җитештерү кластерларына гына юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International