Кошлар - безнең өчен тере дөньяның гади бер өлеше. Без аларга ияләштек һәм аларны күрү безнең өчен гаҗәп түгел. Әмма күп кенә балалар канатлылар белән беренче тапкыр очраша. Аларның шунда сораулары туа: чыпчык нәрсә ашый, ә кошлар кышын кая очып китә, нигә песнәкнең исеме шундый, һ.б.? Шул уңайдан , “Кичкетаң” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, 9 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә аларның табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр.
Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар канатлы кошлар турындагы сорауларга актив җавап бирделәр, җылы якларга китеп кышлаучы кошларның туган якларыннан китү сәбәпләрен атадылар, шулай ук күчмә һәм бездә кышлаучы кошларга мисаллар китерделәр.
"Безнең урман массивлары зарарлы бөҗәкләрнең күптөрле һөҗүменә дучар була һәм аларның санын киметүдә нәкъ менә кошларның өлеше зур. Кошларны ашатучы өлкәннәр, бу эшләре белән кечкенәләргә үрнәк курсәтә, һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли», - дип сөйләде тыюлык белгече Әлфия Нуриманова.