2022 елда Татарстан башкаласында 874,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2023 елга планнарда - тагын 1,2 млн. квадрат метр торак төзү, дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин.
«2022 елда 874,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 2023 елга план - 1 млн 250 мең кв. метр. Төрле программалар кысаларында 1647 гаилә торак шартлары яхшырган, шул исәптән 1260 гаилә - социаль ипотека программасы буенча. Бүген Казанда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде ", - дип йомгаклады Метшин.
Аның сүзләренчә, Казан шулай ук миллионлы шәһәрләр арасында мәгариф объектларын төзү буенча да алда бара. Әйтик, 10 ел эчендә 14 яңа мәктәп, 5 өстәмә уку корпусы, 91 балалар бакчасы төзелгән. Хәзер 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзелә, тагын 2 мәктәп төзү буенча әзерлек эшләре алып барыла.