Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин педагог һәм остаз елын үткәрү буенча чаралар планын раслый торган күрсәтмәгә кул куйды.
План өч бүлектән тора һәм 70 тән артык гомумроссия чарасын үз эченә ала.
Россия Хөкүмәте карары нигезендә федераль башкарма хакимият органнары төп чараларның ведомство планнарын эшләргә тиеш.
План чараларын оештыру-техник яктан тәэмин итү Россия Мәгариф министрлыгына йөкләнгән.