Казанда мәгариф объектларында куркынычсызлык системаларын мониторинглау өчен виртуаль үзәк булдырылды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Казанда барлык мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре террорчылыкка каршы саклау  системалары белән җиһазландырылган. Мәгариф объектларында куркынычсызлык системаларының торышын мониторинглау өчен виртуаль үзәк булдырылган. Шәһәрнең социаль объектларында барлыгы 12 меңгә якын видеокамера урнаштырылган. Бу хакта Казан шәһәр Думасының Ратушада үткән XXI сессиясендә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Елдан-ел без шәһәребезне куркынычсызрак итәргә омтылабыз, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Видеокүзәтү системасы 40 фатирлы  3 меңнән артык йортка урнаштырылган”. И.Метшин билгеләп үткәнчә, меңгә якын күп фатирлы йорт "Акыллы домофон" системасы белән җиһазландырылган. 800 камера парк һәм скверларда урнаштырылган, 12 меңгә якыны  социаль объектларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International