Россиядә бакалавр дәрәҗәсен алган югары уку йортларын тәмамлаучыларның дипломнары тулысынча югары белем бирү турындагы дипломнарга тигезләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко "Россия 24" телеканалы эфирында белдерде.
"Бу дипломнар (бакалавр - иск. Т-И) югары белем турындагы дипломнарга тигезләнгән. Бу югары белем алган белгечләр", - дип белдерде элеккеге мәгариф һәм фән министры (ТАСС дан цитата).
Фурсенко аңлатканча, Советлар Союзында университетны тәмамлаучыларның барысы да дипломлы белгечләр саналган. Аның сүзләренә караганда, хәзер дә шуны ук эшләү планлаштырыла. Элегрәк бирелгән бакалаврлар дипломнары шулай ук таныла.