Тугызынчы сыйныф укучыларының 99%ы диярлек рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшырдылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

8 нче февральдә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшырган тугызнчы сыйныф укучыларының 98,8% ы биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм "зачет" алдылар. Йомгаклау әңгәмәсендә 1,5 миллионнан артык  9 нчы сыйныф укучысы катнашты.

Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшыру тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе (ГИА-9).

Бирә алмаган яки җитди сәбәп буенча килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аны уздыруның өстәмә көннәре – 2023 елның 15 нче март ы һәм 15 нче мае каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International