21 февральдә 139 нчы гимназия - мәгариф үзәгендә Украина территориясендә махсус хәрби операция уздырганда һәлак булган Дмитрий Владимирович Усов истәлегенә багышланган чара узды. 2000 елда Дмитрий 139 нчы гимназиянең 1 нче сыйныфына укырга керә. 7 сыйныф тәмамланганнан соң Санкт-Петербургта 1 нче Олимпия резервы училищесына укырга керә. Уку процессында күп тапкырлар Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге йөзү ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәткән. 15 яшьтән ул йөзү буенча Россия яшьләр җыелма командасы әгъзасы , Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән (2006елның 6 апреленнән) талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча премия лауреаты булган.
Мәктәп музеенда Дмитрий Усов истәлегенә багышланган экспозиция булдырылды. Әти-әниләре музейга бүләккә 2 спорт медале, Дмитрийның береткасын, 11 нче десант штурм бригадасының флагын тапшырганнар. Сыйныфташлары сыйныф җитәкчесе Лилия Блохина белән бергә әти-әниләренә истәлекләр альбомы тапшырдылар.