Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф объектларын капиталь төзүне һәм ремонтлауны техник күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Горохов Илья Николаевичны тууына 75 ел тулу белән котладылар һәм аңа “Мактаулы остаз” билгесе тапшырдылар.
Илья Николаевич 1971 елдан министрлыкның техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Республиканың мәгариф системасында гомуми стаж 37 ел. Хезмәт юлында Илья Николаевич министрлыкта мәгариф объектларын төзү һәм ремонтлау, шулай ук мәгариф хезмәткәрләре өчен социаль торак мәсьәләләре белән шөгыльләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Илья Николаевичны тууына 75 ел тулу белән котлады һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер теләде.